Транспорт чарасын сатып алуны (сатуны) рәсмиләштерү
 
Сату-алу килешүен төзү
 
Автомобильне сату-алу килешүен мөстәкыйль рәвештә төзергә яки юрист яки нотариус хезмәтеннән файдаланырга була. Бу төрдәге килешүне нотариаль рәмиләштерү кирәкми: гади язма форма җитә.
Сату-алу килешүен өч нөсхәдә төзергә кирәк (беренчесе – сатучы өчен, икенчесе – сатып алучы өчен, өченчесе – ЮХИДИ өчен).
Автомобильне сату-алу килешүенә түбәндәге пунктларны кертергә кирәк:
- сату-алу килешүе төзелгән урын, дата, сатучы һәм сатып алучының Ф.И.Ә.и., аларның паспорт мәгълүматлары;
- автомобиль турындагы мәгълүматлар: марка һәм модель, тип, төс, кузов номеры, идентификация номеры VIN, двигатель номеры, эшләп чыгарылу елы, транспорт чарасы паспорты мәгълүматлары;
- теләсә-нинди чикләүләр булмау, шул исәптән залог, һәм, сату-алу килешүе төзелгәннән соң ачыклана торган хокукый куркынычлар (килешүне өзү һәм килешү нигезендә түләнгән акчаны кире кайтару);
- бәясе, түләү тәртибе, автомобильне тапшыру сроклары, автомобильгә милек хокукы күчү моменты;
- якларның автомобильнең техник торышы белән танышулары турындагы мәгълүмат.
Килешүгә өстәп автомобильне сату-алу актын да төзегез.
Анда автомобильнең техник характеристикаларын күрсәтегез, шулай ук сатып алучыга автомобильгә кагылышлы барлык документларның тапшырылуы турында белдерегез.
Әгәр дә сез сату-алу килешүендә сатып алучы белән акчаның беразын алдан биреп кую турында килешкән булсагыз, бу турыда актта күрсәтергә яки акчаның беразын алдан алу турында расписка рәсмиләштерергә кирәк.
Сатучы, әгәр дә килешү үтәлмәгән өчен акчаны алдан биреп куйган як җаваплы икән, алдан биреп куйган акчаны кире кайтарырга тиеш түгел. Алдан биреп куела торган акча, кагыйдә буларак, сату бәясенең 5-10 проценты күләмендә булачак.
 
Автомобильне теркәү
 
ПТСка яңа милекче турындагы мәгълүматларны кертегез:
- "Милекченең атамасы (Ф.И.Әи)", "Адрес" юлларында автомобильнең яңа хуҗасы турындагы мәгълүматларны күрсәтегез;
- "Сату (тапшыру) датасы" юлында машинаны сату-алу эшен гамәлгә ашыру елын, аен, көнен күрсәтегез;
- "Милек хокукына документ" юлында машинага милек хокукын раслый торган документ (мисалга, сату-алу килешүен һәм аның номерын (әгәр булса) аталышын һәм аның рәсмиләштерелү вакытын күрсәтегез.
- "Элеккеге милекче имзасы" юлында машинаның элеккеге хуҗасы, ә "Хәзерге милекче имзасы" юлында машинаның яңа хуҗасы имза куя.
"ТЧ теркәү турындагы мәгълүматлар, серия, N", "Дәүләт теркәү билгесе", "Теркәлү датасы", "ЮХИДИ тарафыннан бирелгән", "Исәптән төшерү көне" юллары Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең урындагы затлары тарафыннан тутырыла.
Сатып алучыга автомобиль ачкычын һәм түбәндәге документларны тапшырыгыз:
- транспорт чарасын теркәү турында таныклык;
- транспорт чарасының паспорты;
- әгәр дә транспорт чарасын ул үзе сатмаса, автомобиль хуҗасыннан ышаныч язуы.
Автомобильне сатканда элеккеге хуҗага аны ЮХИДИ органнарыннан исәптән төшерү таләп ителми.
Шунысын да исәпкә алырга кирәк, машинаның яңа хуҗасы ниндидер сәбәпләр аркасында автомобильне тиешле тәртиптә 10 көн дәвамында теркәми торырга да мөмкин, әмма аны файдалана ала. Элеккеге хуҗа өчен күңелсезлекләр тумасын өчен (мисалга, машинаның яңа хуҗасы юл йөрүкагыйдәләрен бозганда штрафлар) машинаны аны саткан көнне үк ЮХИДИ органнарында кабат теркәттерергәкиңәш ителә.
Әгәр дә сату ышаныч кәгазе буенча гамәлгә ашырыла икән, мондый ышаныч кәгазенең гамәлдә булу вакытын машинаны ЮХИДИдә теркәтү өчен билгеләнгән вакыттан (10 көн) озаграк итеп күрсәтмәскә кирәк.
 
Мөһим!
Әгәрдә сез сата торган автомобиль сезнең милектә өч елдан кимрәк вакыт торган булса аны сатканнан кергән керемнән салым алына. Аннан соң сез салым акчасын кире кайтара аласыз.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Россия ЭЭМ ЮХИДИ рәсми сайты - www.gibdd.ru
Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы (“Транспорт чарасын исәпкә кую”) - https://uslugi.tatarstan.ru/gibdd/select_reg_service
 
pdf
Скачать текст
PDF, 192.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International