Еш бирелә торган сораулар

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнар шәхси торак төзелешен гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлеген бушлай алырга хокуклымы?

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары белән шәхси торак йортлар, дачалар төзү, бакча-яшелчәчелек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бушлай җир кишәрлекләре алу хокукына ия гражданнар категорияләре билгеләнде. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 3 өлешенең 1 пункты нигезендә муниципаль милектәге җирләрдән, шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдән җирләр Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар милкенә бушлай бирелә (тапшырыла).

Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясындагы 6 пункты нигезендә муниципаль район составына керүче шәһәр яки авыл җирлеге территориясендә даими яшәүче гражданнарга шәхси торак төзелеше, дача төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен объектларны урнаштыру, бакчачылык яки яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен гражданнарга 0,06 га дан 0,20 га кадәр мәйданлы җир участоклары тиешле шәһәр яки авыл җирлеге чикләрендә яисә муниципаль район вәкиллекле органының хокукый акты белән билгеләнгән очракларда әлеге муниципаль район составында башка җирлек чикләрендә алдан килештерүсез һәм торгилар уздырмыйчабирелә.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International