Коррупциягә каршы юнәлештәге конкурслар җиңүчеләрен бүләкләү

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 6 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади эшләре конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Мәктәп укучылары, урта-һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары, шулай ук республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар лаеклы бүләкләрен алдылар.

Чарада Татарстан Респубикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторы Р.З. Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Президенты Эксперт департаменты җитәкчсе И.Л. Савельев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Л.Н. Маврина, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы М.С. Бәдретдинов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләте вәкил Г.Л. Удачина, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе А.А. Фомин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима, “Татмедиа” басма һәм гаммәви коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары И.Ф. Миргалимов һәм башкалар катнашты.

Коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләрнең республика конкурслары җиңүчеләрен Татарстан Республикасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан бүләкләү матур традициягә әйләнде инде. Быел бүләкләү тантанасында “Гадел яшәргә кирәк”, “Закон сагында, коррупциягә каршы!”, “Коррупциягә “Юк!” дип әйтик”, “Илемнең киләчәге – минем кулларда”, “Коррупция: журналист карашы” конкурсларына йомгаклар ясалды.

Р.И. Заһидуллин конкурста катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм укучыларның “Коррупциягә – “Юк!” дип әйтәбез” туган телләрендә инша-эсселар язу бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International