Янгын куркынычсызлыгы буенча уртак өйрәнүләр узды

2017 елның 22 декабре, җомга

2017 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Тәтеш суд районы буенча суд участогы бинасында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район суды рәисе, җәмәгать судьясы һәм апппарат хезмәткәрләре катнашында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Аның кысаларында шартлы янгын чыккан очракта һәм кешеләрне эвакуацияләгән чакта кирәкле күнекмәләр ныгытылды.

Өйрәнүләрне уздырганда анда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары А.В.Михайлов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В. Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова катнаштылар.

Өйрәнүләр барышында суд участогының суд утырышлары залында шартлы рәвештә килеп чыккан янгын вакытындагы хәл өйрәнелде. Барлык хезмәтләрнең дә уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә янгын чыганагы сүндерелеп, кешеләр вакытында эвакуацияләнде.

Мондый өйрәнүләр килеп чыгуы мөмкин булган янгыннар, гадәттән тыш хәлләр очрагында әзерлек дәрәҗәсен ачыклау өчен уздырылалар, үзара хезмәттәшлекне, оперативлыкны, бүлекчә хезмәткәрләренең әзерлеген тикшерергә ярдәм итәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International