Башкортостанга эш сәфәре

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

2017 елның 21 декабреннән 22сенә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясе Башкортостан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетына эш сәфәре кылды.

Делегация составына Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.В.Лохотской һәм җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.А.Никитина кергән иде.

Эш сәфәре кысаларында Башкортостан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары   З.М.Галләмова һәм И.В.Панкевич, хокукый экспертиза һәм муниципаль норматив хокукый актларның республика регистрын алып бару бүлеге башлыгы О.А. Фәрхетдинова белән эшлекле очрашулар узды,  аларда яклар муниципаль норматив хокукый актларның республика регистрын алып бару һәм муниципаль административ комиссияләр эшчәнлегенә күзәтчелек итү эшендә тәҗрибәләре белән алмаштылар,

Министрлык хезмәткәрләре “Башкортостан Республикасы муниципаль беләмлекләре советы” ассоциациясенең норма чыгару эшчәнлеге өлкәсендә җирле үзидарә органнарына ярдәм итү эше белән таныштылар, шулай ук Уфа шәһәр окруыгының аның өстенә иҗтимагый тәртипне саклау, торак секторда һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, шәһәр төзелеше кагыйдәләрен һәм “Куркынычсыз шәһәр” комплекслы автоматлаштырылган мәгълүмати-аналитик системаны үстерү буенча бурычлары йөкләнгән “Иҗтимагый иминлек үзәге” МКУ эшчәнлеген өйрәнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International