Татарстан Республикасы Конституция суды эшенә нәтиҗәләр ясау

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г. Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Конституция судының 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау буенча йомгаклау киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Л.Н. Маврина, Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.

Чара барышында Р.И. Заһидуллин гражданнарның түләүсез юридик ярдәм алуга хокукларын гамәлгә ашыру турында татар телендә доклад белән чыгыш ясады. Чыгышның темасы “Татарстан Республикасы Конституция судының һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәми күрсәтү өлкәсендәге хезмәттәшлеге” дип атала иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International