Министр урынбасары Н.В.Рагозина Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

2018 елның 6 февралендә Ш.Ш.Яһудин  рәислегендә Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының законлылык  һәм хокук тәртибе комитеты  утырышы булды. Утырышта Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  урынбасары Ю.З.Камалтынов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең  законлылык һәм хокук тәртибе  буенча урынбасары Р.Г.Ногманов, башка рәсми затлар катнашты.
Комитет утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының «Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник тәэмин итү турында» 2011 елның 20 маендагы 53 номерлы һәм 2015 елның 10 февралендәге 90 номерлы карарлары үтәлеше турындагы доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады, чыгыш нәтиҗәләре буенча күп кенә мәсьәләләр күтәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International