Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Лыжня России-2018 спорт чарасында катнаштылар

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

2018 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Лыжня России-2018 традицион спорт чарасында катнаштылар.
Чаңгы ярышында 20 000ләп кеше катнашты. Чаңгы спортын яратучылар өчен 3 мәйдан: Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионы, Горький-Әмәт урман паркы һәм Казансу елгасының Гаврилов урамы буенча булган өлеше бирелгән иде.
Казанда “Лыжня России” чарасын уздыруның төп мәйданы итеп Юдино бистәсендәге мәйдан каралды. Биредә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен, шулай ук Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышланган ярышлар оештырылды.Моннан тыш теләгән кешеләргә чаңгы спорты буенча төрле яшь баскычларындагы ГТО сынауларын узу мөмкинлеге дә каралган иде.
Ярышларның спорт өлеше барлык мәйданнарда да чарада катнашучылар өчен әзерләнгән күңел ачу чаралары белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International