Муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрүне оештыру буенча эш киңәшмәләре уздырылды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Муниципаль хезмәткәрләрне укыту һәм аларның квалификацияләрен күтәрүне оештыру  кысаларында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Казан (Идел буе) дәүләт университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе вәкилләре катнашындагы эш киңәшмәләре уздырылды.
Киңәшмәләрдә Министрлык базасында җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре стажировкасын оештыру һәм муниципаль комиссияләрнең җаваплы секретарьларын Казан (Идел буе) дәүләт университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча өч көнлек курсларда уктып алу, квалификацияне күтәрү программалары, әлеге чараларны уздыруның гамәли мәсьәләләре буенча  фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International