Министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов бәйсез экспертлар өчен семинарда доклад белән чыгыш ясады

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

2018 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру хокукына ия булган бәйсез экспертлар өчен оештырылган семинарда катнашты.

А.Г.Галимов норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруның актуаль мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Чыгышы барышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов тарафыннан коррупциягә каршы уздырыла торган экспертизаларның сыйфатына, эксперт бәяләмәләрен әзерләү эшен яхшыртуга, шулай ук бәйсез экспертларның активлыкларын арттыруга, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруга мөмкин булганча күбрәк гражданнарны һәм оешмаларны тартуга игътибар ителде.

Семинар кысаларында шулай ук Татарстан Республикасында, алар буенча иҗтимагый фикер алышу һәм аларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру максатыннан  республикада эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын урнаштыру өчен бердәм төбәк интернет-порталын оештыру буенча Татарстан Республикасында башкарыла торган эш турында да белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International