Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

2018 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә узды.
Экспертлар советы утырышында Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары хупланды:
«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы законына үзгәреш кертү хакында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International