Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов та катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан 2017 елда ачыкланган закон бозу очракларына күзәтү ясалды.
Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм иҗтимагый фикер алышуга кертелгән норматив хокукый актлар проектларын хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International