Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән белем бирү семинары

2018 елның 16 марты, җомга

2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю.Латыева, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Е.Л.Ишмөхәммәтова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы урынбасары Д.И.Подтелкова, министрлыкның оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлегенең өлкән белгече Г.Р.Сафиуллина чыгыш ясадылар.
Бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше эше, суд участокларында цифрлы IP-телефония куллану, почта юлламаларына чыгымнарны оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Семинарга нәтиҗәләр ясап, Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген оештыруга кагылышлы мәсьәләләргә кагылып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International