Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары арасындагы бәхәсле чикләр мәсьәләләре буенча киңәшмә

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

2018 елның 20 мартында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә җитәкче урынбасары А.П.Костин рәислегендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары арасындагы бәхәсле чикләр мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Татарстан Республикасы чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча чараларның план-йөкләмәсе каралды һәм хупланды. Әлеге мәсьәлә буенча хәлне  А.П.Костин һәм Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры урынбасары Р.Р.Мерзакреев аңлатып киттеләр.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International