“Кодекс” мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

2018 елның 11 апрелендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында  министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә I кварталда “Кодекс” консорциумының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы  А.Р.Вәлиәхмәтов, “Кодекс” мәгълүмат компаниясе” акционерлык оешмасының мәгълүмат системалары производствосы департаменты директоры урынбасары В.В.Решетов (Санкт-Петербург шәһ.), республиканың дәүләт хакимияте башкарма органнары аппаратлары вәкилләре, шулай ук  - видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре катнашты.

Мәгълүмат системасы белән эшләү нәтиҗәләренә күзәтү турында министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре Р.У.Гарипов һәм Э.И.Слепнева сөйләп киттеләр. Программа продуктын дәүләт хакимияте органнары һәм республиканың җирле үзидарә органнары системасына кертү һәм аның эшен тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү вазыйфалары нәкъ менә аларга йөкләнгән иде.

Норма чыгару эшенең “Кодекс” системасын актив файдалану белән тыгыз бәйләнештә булуын дәлилләүче статистик мәгълүматлар турында республика прокуратурасы вәкиле тарафыннан игътибар бирелде. “Кодекс” системасының бүгенге көнгә кадәр муниципалитетлар һәм министрлыклар хезмәткәрләре тарафыннан актив кулланылмаган өстәмә сервислары мөмкинлекләре турында компания вәкиле сөйләп китте.

Киңәшмә барышында рәислек итүчеләр тарафыннан “Кодекс” компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән эш урыннарын тулы көченә куллану кирәклегенә, шулай ук норма чыгару эшләренең этапларын автоматлаштыру мөһимлегенә дә игътибар юнәлдерелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча үзләре эшләгән актларның сыйфатын күтәрүгә мөнәсәбәттә мәгълүмат системасыннан пассив файдаланучыларга чыгарылган актларны һәм аларның проектларын хокукый анализга активрак юллау тәкъдим ителде, шулай ук система тарафыннан хокукый актларда законга туры килми торган җитешсезлекләрне табу буенча автомат режимда гамәлгә ашырыла торган мониторинг нәтиҗәләреннән файдаланырга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International