“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында оештырылган Урман массивларын чистарту көнендә катнашу

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

2018 елның 12 маенда  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы хезмәткәрләре министр  урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә  “Татарстанның чиста урманнары”  табигатьне саклау акциясе кысаларында  оештырылган Урман массивларын  чистарту көнендә катнаштылар.

Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган традицион акцияне күтәреп алып, Татарстан урманнарының санитар-экологик хәлен яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр. “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Столбище урманчылыгы участогы территориясенең бер өлеше чүп-чардан чистартылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International