Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Петербургка эш сәфәре кылды

2018 елның 18 мае, җомга

2018 елның 17 маенда  Татарстан Республикасы юстиция  министры Р.И.Заһидуллин  Петербург халыкара юридик форумы эшендә катнашу максатыннан Санкт-Петербургта булу кысаларында “Кодекс” генераль директоры С.Г.Тихомирнов һәм мәгълүмати продуктлар булдыру идарәсе директоры Н.Н.Хохлова белән очрашты.

Очрашу барышында “Кодекс” АО тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, шулай ук хезмәтләрне алганда килеп чыга торган кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International