Казан марафоны-2018 массакүләм йөгерештә катнашу

21 май 2018 ел., дүшәмбе

2018 елның 20 маенда Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданында Казан марафоны-2018 йөгереш марафоны булып узды.

Быел Казан марафонында катнашырга дөньяның 28 иленнән 10 меңләп кеше теләк белдергән, алар үзләре сайлап алган 4 төрдәге: 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км лы дистанцияләргә йөгерделәр.

Массакүләм йөгерештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Матч-ТВ” спорт телеканалының генераль продюсеры Тина Канделаки, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Акциядә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Свиридова да катнашты, алар 10 км дистанциягә йөгерделәр.

Коляскада утыручы инвалидлар өчен аерым йөгереш каралган иде, алар 21.1 км лы дистнацияне бер сәгатькә дә тулмаган вакыт аралыгында үттеләр.

АК БАРС Банк социаль программасы кысаларында Казан марафоны-2018 гә традицион рәвештә Роналд Макдоналд йорты белән партнерлык проекты да игътибарны җәлеп итте. Алар инде менә өч ел рәттән йөгерештә катнашуга үз командаларын формалаштыралар. Заявкалар бирүдән кергән кертемнәр, бу юлы ул 1 миллион 300 мең сум булды, Татарстан Республикасы балалар клиника хастаханәсе янында урнашкан Казан “Роналд Макдоналд йорты” түләүсез гаилә кунакханәсен тотуга китәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования