Ставрополь крае суд системасының 150 еллыгына багышланган төбәкара семинар-киңәшмәдә катнашу

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

2018 елның 17-18 май көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв “Историческая роль мировой юстиции в современной России. 150 лет судебной системе Ставропольского края” темасына багышланган төбәкара семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Семинарны Ставрополь крае Хөкүмәте белән берлектә Ставрополь крае суды оештырган.

Чарада Ставрополь крае губернаторы В.В.Владимиров, Ставрополь крае Думасы рәисе Г.В.Якубов, Россия Федерациясе Президентының СКФО буенча Вәкаләтле вәкиле аппаратының Ставрополь крае буенча баш федераль инспекторы С.Д.Ушаков, Ставрополь край суды рәисе Е.Б.Кузин, Ставрополь крае җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Ю.Н.Светашов һәм Россия Федерациясенең җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү белән шөгыльләнүче башка субъектлары вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмә кысаларында Надежда Рагозина “Организационное, материально-техническое, информационное, кадровое и финансовое обеспечение деятельности мировых судей Республики Татарстан” темасына доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар җәмәгать судьяларын матди-техник, оештыру-хокукый һәм мәгълүмати өлкәләрдә тәэмин итү эше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

 Чара ахырында  кунаклар өчен “Россия – Минем тарих” музей-күргәзмә комплексы заллары буйлап кызыклы экскурсия уздырдылар.

Эшлекле очрашу кысаларында делегация вәкилләре Ставрополь крае Шпаков суд районы җәмәгать судьялары суд участоклары бинасын карадылар, андагы эш шартлары белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International