Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең Чистай муниципаль районына эш сәфәре

2018 елның 25 мае, җомга

2018 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Чистай муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.

Районга чыгу кысаларында министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Е.Г.Газизова тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлаы белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыенлыклар турында фикер алышынды, консультация ярдәме күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан киңәшләр бирелде.

Министрлыкның мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре И.М.Мингалимов, А.Р.Шәрәфетдинова тарафыннан Чистай муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.

Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча Чистай муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссия, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотышлары һәм  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау буенча комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәьәләләре, шулай ук башка программа чаралары үтәлеше өйрәнелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International