Балаларны яклау көненә багышлап гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү чарасы узды

2018 елның 1 июне, җомга

2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Г.Л.Удачина тарафыннан республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә “Дествкий вопрос” гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү чарасы узды. Чара Балаларны яклау көненә багышланган иде.

Гражданнар өчен иң актуаль мәсьәләләр булып белем бирү оешмаларында белем алуга, торак һәм хезмәт законнарына, дәвалануга, яшүсмерләр даирәсендә җинаятьчелекне профилактикалауга, ятим балаларны һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны социаль яклауга кагылышлылары торды.  

Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире А.В.Лохотской катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International