2018 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов республиканың Әтнә һәм Лениногорск районнарында яшәүче халыкны видео кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан сөт сатып алу бәяләрен күтәрүгә, авыл җирлегендә яшүче халыкка торак шартларын яхшырту өчен ташламалы кредитлар бирүгә, сугыш чоры балаларына рәсми статус бирүгә, балигъ булмаган инвалид баласы белән бергә яшәүче 2 төркем инвалидка аерым торак бирү һәм башкаларга кагылышлы сараулар кабул ителде.
Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.