Дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү узды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында   “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча җитәкче каршындагы комиссия эшчәнлеге мәьәләләре, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотышлары һәм  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау буенча комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый база торышы,шулай ук башка программа чаралары үтәлеше өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International