Дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында   “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый база торышы, коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы  каршындагы комиссия эшчәнлеге мәьәләләре, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотышлары һәм  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау буенча комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Шулай ук норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру тәртибе, Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы рәсми сайтның “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тутырылу барышы, программаның башка чаралры үтәлеше дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International