Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында  “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын раслау турында” ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Чыгышы барышында А.Г.Галимов республиканың коррупциягә каршы программасына Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 29 июнендәге 378 номерлы Указы белән расланган 2018-2020 елларга коррупциягә каршы тору милли планы чараларының да кертелгәнлеген һәм аның гамәлдә булу вакыты 2021 елга кадәр озайтылганлыгын белдерде.

Карар проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International