2018 елның 10 сентябрендә юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре белән чираттагы утырыш узды.
Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Э.Р. Лабашова, Казан шәһәре башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы А.Р. Мөхәммәтшин һәм структур бүлекчәләрнең әлеге юнәлеш өчен җаваплы җитәкчеләре катнаштылар.
Ведомствоара электрон хезмәттәшлек нәтиҗәләре каралды, административ комиссияләр һәм суд приставларының административ җәзалар билгеләү буенча карарларны үтәүләре буенча алга таба эшчәнлегенең уртак чаралары билгеләнде.