Баулы муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
2018 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый-консультация ярдәме күрсәтү бүлеге башлыгы М.А.Пашкова Баулы муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында алардан кибетләргә реклама элмә такталары элүне килештерү, гражданнарга үзара салым, район территориясендә кара хезмәт базарын легальләштерү, китерелгән зыян өчен компенсация мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр алынды. 

Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International