«25 изге эш» акциясе

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Ел саен уздырыла торган “25 изге эш” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 17 нче сентябрьдә “Изге эшләр көне” фонды тарафыннан оештырылган “ Яхшы куллар” хәйрия складына гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, уенчыклар һәм китаплар җыю оештырылды.

Бу кулланылуда булган әйберләрне эшкәртү, саклау һәм тарату буенча Казанда беренче һәм Россиядә күп булмаган үзәкләрнең берсе.

Барлык әйберләр гражданнарның социаль якланмаган катлаулары (аз керемлеләр, күп балалы гаиләләр) арасында, шулай ук авыр тормыш шартларына (бар мөлкәтләре юкка чыккан янгын, су басу һәм башкаларга) дучар булган гаиләләргә тапшырыла.

Склад адресы: Калинин урамы, 3 (Тихомирнов урамы ягыннан керәсе). Эш вакыты: эш көннәрендә 10.00 дән 18.00гә, шимбә  –10.00 дән 14.00гә кадәр. Белешмәләр  8 (919) 690-27-47 телефоны яки info@dendd.ru электрон почтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International