Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга эш сәфәре

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 17 сентябреннән  19ына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районына чыктылар. 

Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау буенча аерым юнәлешләр буенча эшли торган субъектлар эшчәнлеге,  шулай ук “2014 – 2020 елларга ТатарстанРеспубликасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршытору” дәүләт программасы үтәлеше дә тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Аркатьев, районда хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары вәкилләре катнашында  узган киңәшмәдә тикшерүгә нәтиҗәләр ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International