2018 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшләре буенча комиссия, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотулары һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чаралары үтәлеше өйрәнелде.
Тикшерү нәтиҗәләре коррупцияне профилактикалау өлкәсендәге аерым юнәлешләрнең эшчәнлеге камилләштерүне сораганлыгы ачыкланды. Тиешле күрсәтмәләр табылган җитешсезлекләрне бетерү өчен районга юлланачак.