Чистай муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көне

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Чистай муниципаль районында халыкара өлкәннәр көне кысаларында узган чараларда катнашты.

Өлкән буын вәкилләре белән очрашу “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Чистай интернат-йорты” оешмасында узды, анда өлкәннәр өчен концерт программасы да оештырылган иде.

Р.И.Заһидуллин җыелганнарны Халыкара өлкәннәр көне – зирәклек һәм изгелек көне белән тәбрик итте, аларга сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш теләде. 

Шулай ук министр район җитәкчелеге белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм хезмәт ветераны булып торучы Мария Степановна Богданованы һәм “Өлкән кеше өчен яңа гаилә” проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәт ветераны  Лев Гаврилович Ипатовны гаиләләренә алган һәм ветеранның опекуны булып торучы Хөснуллиннар гаиләсендә булдылар.

Ветераннар адресына рәхмәт сүзләре әйтелде, аларга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, тормышка кызыксынулары сүнмәвен теләделәр. Бәйрәм уңаеннан аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International