2019-2021 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегияне эшләү

4 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

4 октябрьдә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы  мәйданында министрның беренче  урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә 2019-2021 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегия проекты чараларын һәм индикаторларын килештерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмә барышында Стратегиянең яңа чаралары һәм планлы индикаторлары турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования