“Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы

5 октябрь 2018 ел., җомга

2018 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын оештыру һәм уздыру буенча комиссия утырышы узды.

Конкурс кадрлар сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатыннан һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче хезмәткәрләрнең профессиональ дәрәҗәләрен арттыру, шулай ук  җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәре профессиясенең дәрәҗәсен арттыру максатыннан уздырыла.

Быел Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләреннән 26 гариза керде. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча Конкурсның сайлап алу этабына узган конкурсанлар исемлеге расланды:

“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә: А.М. Афанасьева, Н.В. Ахияртдинова, А.М. Талипов, А.В. Иванов, Л.Т. Зыятдинова, Л.К. Канафина, З.Ф. Низамиева, А.Р. Никишина, С.А. Сафиуллина, Е.В. Силантьева, А.Г. Гаязетдиновна, Л.И. Минапова,                     Л.И. Халикова;

 “Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясендә Л.Р. Воронова, И.Н. Газизова, Г.Р. Гатауллина, А.Г. Исламова, В.А. Кузьмина, Ю.В. Кириллова, Н.Н. Кляпышева,                   В.А. Хәсәншина, С.Р. Шәрифуллина;

 “Иң яхшы 2 разрядлы өлкән белгеч - җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире” номинациясендә Р.И. Сәләхетдинова, Л.М. Хәсәнҗанова, Р.А. Шаповалова;

“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы хезмәткәре” номинациясендә исә, сайлап алу этабына узу кворумына туры килә торган катнашучылар саны җитәрлек булмаганлыктан, Конкурс узмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования