“Урман атнасы-2018” табигатьне саклау акциясе

8 октябрь 2018 ел., дүшәмбе

Россия Федерациясендә Волонтер (ирекле ярдәмчеләр) елын уздыру кысаларында 2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырылган “Урман атнасы-2018” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Министрлыкның 16 хезмәткәре министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов һәм министр урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Питрәч районының Иске Шәле авылы янында ылыслы агачлар утырту акциясендә катнаштылар.

Акция җәмәгатьчелекнең игътибарын урман ресурсларын саклауга, торгызуга һәм арттыруга, шулай ук урманга сакчыл мөнәсәбәт  тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования