Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

2018 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.А.Никитина тарафыннан җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтенә ия булган урындагы затларының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды.

Җирле үзидарә органнарына хокукывй консультация – методик ярдәм бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.Г.Газизова һәм әйдәп баручы консультант Н.А.Жиркова тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Районга визит кысаларында шулай ук җирле үзидарә органнарының урындагы затлары белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыенлыклар буенча фикер алыштылар,  эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International