Дәүләт программасы чаралары үтәлеше барышын тикшерү

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру  бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.

Мамадыш муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшләре буенча комиссия, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотулары һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чаралары үтәлеше өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре коррупцияне профилактикалау өлкәсендәге аерым юнәлешләрнең эшчәнлеге камилләштерүне сораганлыгы ачыкланды.  Тиешле күрсәтмәләр табылган җитешсезлекләрне бетерү өчен районга юлланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International