Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Кадрлар үзәге” конкурсы ачылышында катнашты

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

2018 елның 29 октябрендә “Казан ипподромы” ХАСКда “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый  оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең “Кадрлар үзәге” проектының беренче конкурс көне узды.

Мәртәбәле кунаклар һәм остазлар  сыйфатында пленар утырышта “АЮР” ТРО рәисе И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары  М.М.Хәйруллин, “БТИ” АҖ генераль директоры Л.И.Хәмзина һәм “АНП Зенит” идарәче партнеры В.В.Кузовков катнаштылар.

“Кадрлар үзәге” проектының максаты булып кандидатларны һәм “Россия юристлар ассоциациясе”нең перспективалы әгъзаларын  - конкурс җиңүчеләрен эшкә урнаштыруга ярдәм итү һәм аларның профессиональ компетенцияләрен үстерү тора.

Проектта Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары, Бөтенроссия юстиция дәүләт университеты, Россия гадел хөкем дәүләт университеты, “ТИСБИ” идарә университеты,

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты һәм Социаль белем бирү академиясе (КСЮИ) студентлары катнаштылар.

Конкурсның беренче сайлап алу көне кысаларында катнашучылар Россия законнары нигезләрен, дәүләт тарихын һәм хокук нигезләрен белүгә, мантыйк һәм эрудицияне ачыклауга тест уздылар, төрле мәсьәләләр чиштеләр. Конкурс остазлары тарафыннан мастер-класслар да уздырылды.

“Кадрлар үзәге” проектының икенче көнендә конкурсантлар идарә итү уеннарында катнашырлар дип планлаштырыла, бу уеннар вакытында аларның лидерлык сыйфатлары, ораторлык сәләтләре, системалы фикерләү сәләтләре, профессиональ сыйфатлары, командада эшли белүләре ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International