“Детский вопрос” дип аталган хокукый ярдәм көне чарасы узды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның 31 октябрендә  Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасында  Бала хокуклары буенча вәкаләтле  вәкил республика министрлыклары  һәм ведомстволары белән берлектә  “Детский вопрос” дип аталган  хокукый ярдәм көне чарасын  уздырды.

Чара барышында гражданнарга балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре, шул исәптән сәламәтлекне саклауга, социаль тәэмин ителешкә, торак һәм мөлкәти хокукларны яклауга, балаларга карата көчләү гамәлләрен булдырмауга мөнәсәбәттәге  хокукый ярдәм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән чарада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.В.Лохотской катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International