2018 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы әгъзаларының хисап җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин да катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының профсоюз оешмасының 2018 елның 9 аендагы эше нәтиҗәләре турындагы доклад белән министрлыкның беренчел профсоюз оешмасы рәисе Воробьёв Антон Валерьевич чыгыш ясады.
Хисап җыелышы ахырында А.В.Воробьёв беренчел профсоюз оешмасы әгъзаларын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының профсоюз оешмасы активистларын Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы профсоюз комитетының мактау грамоталары белән бүләкләде.