Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Икенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантның турыдан-туры этабы ачылышында катнашты

2018 елның 7 декабре, җомга

Бүген бөтен ил күләмендә Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган Икенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантның турыдан-туры этабы ачылышы уза. Казанда аны биш югары уку йорты мәйданында язалар.

Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Казан федераль университеты мәйданында оештырылган хокукый диктантта катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

“Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге, Россинең һәм Татарстанның юридик берләшмәсе хокукый диктантны инде икенче ел уздыра. Быел ул Россия Конституциясенең 25 еллыгына багышлана”, - диде министр. Ул шулай ук 2017 елның декабрендә ил субъектларының 560 мәйданында оештырылган диктант нәтиҗәләре буенча анда 55 меңнән артык кеше катнашканлыгын да әйтеп китте.

 “Аларның күпчелеге – студентлар, шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләре. Белгәнегезчә, дәүләт хакимияте органнары бурычларының берсе – гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын яклау. Моңа бәйле рәвештә, хокукый агарту мәсьәләләре беренче планга чыга. Хокук ягыннан белемле гражданин хокук саклау органнарын, судны җәлеп итәргә кирәк була торган катлаулы хәлләргә тарымый. Узган ел нәтиҗәләре буенча, диктантта катнашучыларның 75 проценты яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу сынауны уңышлы узуыгызны телим”, - диде министр.

3 нче декабрьдән 10ысына кадәр Россия Федерациясенең 85 субъектында Икенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант уза. “Онлайн” режимда диктантны исә шушы вакыт аралыгында Россиянең теләсә-кайсы ноктасыннан юрдиктант.рф сайтында язарга була. Татарстан Республикасында дистанцион этапны инде 400дән артык кеше узды. Диктант нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга сертификат биреләчәк.

Хокукый диктант халыкның хокукый грамоталылыгы өлкәсендә иң кыен урыннарны табу, һәр кешегә үзенең хокукый белем дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеген бирү максатыннан уздырыла. Проект нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнары өчен Россия Федерациясе халкының хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр формалаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International