Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы тәмамаланды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 10 декабреннән 11енә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Әлмәт, Балтач, Лениногорск һәм Кайбыч муниципаль районнары юридик хезмәтләренең  муниципаль хезмәткәрләре стажировка уздылар.

Министрлыкның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре – стажировка программасы юнәлешләре буенча кураторлар түбәндәге темалар буенча гамәли дәресләр уздырдылар:

- муниципаль берәмлекләрнең тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары;

- муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү һәм торак пунктлар булдыру;

- муниципаль норматив хокукый актларның муниципаль регистры;

- норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруның хокукый һәм оештыру нигезләре, коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләрен исәпкә алуны һәм муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында урнаштыруны оештыру;

- “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы һәм муниципаль коррупциягә каршы программалар;

- җирле үзидарә органнарында кадрлар эшләренең хокукый мәсьәләләре.

Программа ахырында тәҗрибә алмашу һәм кыен мәсьәләләр буенча фикер алышу максатыннан түгәрәк өстәл утырышы уздырылды.

Стажировка программасы ябылышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Н.А.Аксенова, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белем бирү программасы җитәкчесе Г.А.Хәбибуллина катнаштылар.

Стажировка тәмамлангач муниципаль хезмәткәрләр тиешле үрнәктәге таныклыклар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International