Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2018 елның 12 декабрендә комитет җитәкчесе А.Г.Хәбибуллин рәислегендә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды.

Утырышта Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы,  “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында” Татарстан Республикасы законына кагылышты мәсьәләләр каралды. Депутатлар тарафыннан карауга шулай ук Алабуга һәм Менделеевск муниципаль районнары территорияләре чикләренә үзгәрешләр кертү турындагы Татарстан Республикасы закон проектлары да кертелде, алар буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов та катнашты.

Барлык закон проектлары да профильле комитет тарафыннан кабул ителүгә тәкъдим ителделәр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының киләчәк утырышында каралачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International