Административ комиссияләр секретарьлары өчен видеоконференцэлемтә режимындагы семинар узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзүгә вәкаләтле административ комиссияләр һәм урындагы затлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны бирү турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы семинар узды.

Муниципаль районнар һәм шәһәр округларының урындагы затларына 2.15 статьяның 2 өлеше буенча  административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр төзү вәкаләтен бирүгә, шулай ук административ җаваплылыкка тартыла торган затларны конкретлаштыругу бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 27 ноябренләге 3171-р номерлы карары белән административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзүгә вәкаләтле административ комиссияләр һәм урындагы затлар эшчәнлеге турындагы хисаплар формасына үзгәрешләр кертелде.

Әлеге үзгәрешләр эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын административ җаваплылыкка тарту динамикасын, кисәтүләр һәм штрафлар рәвешендә аларга мөнәсәбәттә кулланыла торган санкцияләрне  активрак анализларга мөмкинлек бирәчәк.

Семинарда административ комиссияләрнең җаваплы секретарьларына хисапларның яңа формаларын тутыру буенча аңлатмалар бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International