Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан ел саенТатарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары арасында “Суд процессында катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрүнең иң яхшы оештырылышы” конкурсы уздырыла.
Конкурс Татарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары эшендә бюджет акчаларын янга калдырырга һәм гадел хөкемне тормышка ашыру сыйфатын яхшыртуга булышлык итә торган суд процессында катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрү сервисын файдалануны активлаштыру максатыннан уздырыла.
Конкурс агымдагы елның 15 февраленнән 30 ноябрьгә кадәр узды. Конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча конкурс җиңүчеләре дип табылдылар:
I урын – Казан шәһәре Совет суд районы буенча 11 нче суд участогы;
II урын – Казан шәһәре Совет суд районы буенча 10 нчы суд участогы;
III урын – Татарстан Республикасы Лаеш суд районы буенча 1 нче суд участогы.
Конкурс җиңүчеләренә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак.