Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды

16 гыйнвар 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 16 гыйнварында  “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында” видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин катнашты.  

 “Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында” темасына доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры Заһидуллин Рөстәм Илдус улы чыгыш ясады. 

Коллегиядә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Сәмигуллин (видеоконференцэлемтә режимында) чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улы йомгаклау чыгышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз алдына куйган бурычларны тиешенчә үтәде дип белдерде.

Моннан тыш Р.К.Нигъмәтуллин республиканың дәүләт органнарының һәм муниципаль хакимият органнарының федераль законнардагы үзгәрешләрне үз вакытында күреп алырга мөмкинлек бирүче “Кодекс” мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәлелеген арттыру кирәклегенә басым ясады.

Ахырдан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары министрлык хезмәткәрләренә алга куелган бурычларны үтәүдә күрсәткән эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм министрлыкның өч хезмәткәренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәтләрен тапшырды.

Министрлык коллективы хезмәткәрләрне лаеклы бүләкләргә ия булулары белән тәбрик итә, алрга һөнәри эшчәнлекләрендә алга таба да уңышларга ирешүләрен тели!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования