Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

14 март 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 12 һәм 14 март көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында 3 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 27 Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Квалификация имтиханы граждан хезмәткәренең белем, күнекмәләре дәрәҗәсен ачыклау, профессиональ дәрәҗәсен билгеләү максатыннан оештырыла. Аның нәтиҗәләре буенча комиссия граждан хезмәткәренә чираттагы класс чинын бирү  турында яки граждан хезмәткәре имтиханны бирә алмаганлыгы турында карар кабул итә.

Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан 3 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирделәр һәм биләгән вазыйфаларына туры килә торган рәвештә чираттагы класс чинын алуга лаеклар дигән карар кабул ителде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 18 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 7 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип, 2 хезмәткәр - үз вазыйфаларына туры килмиләр дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин,  “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин катнаштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования