Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 21 мартында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин алып барды.

Экспертлар советы утырышында түбәндәге закон проектлары хупланды:  

1.     «Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләрен үз көчләрен югалткан дип тану турында»;  

2.      «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында»; 

3.     «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 13.20 статьясына үзгәреш кертү хакында»;

4.      «Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә архив эше турында»  Федераль законның 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»; 

5.     «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»; 

6.      «Татарстан Республикасында административ-территориаль оештырылыш турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International