2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентларына үзмәшгульләр өчен махсус салым - республика территориясендә профессиональ керемгә 2019 елның 1 гыйнварыннан кертелгән салым режимын куллану мәсьәләләре буенча лекция уздырылды.
Лекция барышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгыА.В.Лохотской профессиональ керемгә салым куллануның төп мәсьәләләре буенча аңлатмалар, студентларның һәм укытучыларның сорауларына җавваплар бирде.