2019 елның 21 мартыннан 22сенә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Инновацияле үсеш агентлыгының һәм Әлмәт муниципаль районының юридик хезмәтләре белгечләре өчен “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” юнәлеше буенча стажировка узды.
Министрлыкның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре – остазлар әлеге юнәлешләр буенча дәресләр уздырдылар.
Стажировканың максаты – коррупциягә каршы экспертиза өлкәсендә кирәкле теоретик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне алу, әзерләнә торган норматив хокукый актлар проектларының сыйфатын яхшырту иде.
Программа тәмамлангач стажировкага нәтиҗәләр ясалган комиссия утырышы узды.
Стажировка программасы ябылышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Н.А.Аксенова, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белем бирү программалары җитәкчесе Г.А. Хәбибуллина катнаштылар.
Стажировка тәмамлангач Сиротина Э.Р. һәм Ханнанова А.Б. тиешле үрнәктәге таныклыклар алдылар.