Россия дәүләт гадел хөкем университеты студентлары белән очрашу

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Дәүләт граждан хезмәте максатлары һәм бурычлары турында белем бирү чараларын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университеты студентлары белән очрашты.

Н.В.Рагозина студентларга Татарстан Республикаысы дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, бурычлары һәм социаль әһәмияте, республика җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтендә эшләү өстенлекләре, дәүләт хезмәткәрләренең заманча шартларда роле һәм башкалар турында сөйләде.

Очрашу барышында Надежда Рагозина Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге һәм бурычлары, Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган перспективалы проектлар турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International